Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 март 2020, 13:12

Русия Президенты ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде

Русия Президенты ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде#ВладимирПутин

Русия Президенты ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде

Владимир Путинның Иран Президенты Хәсән Рухани белән телефон аша сөйләште. Коронавирус таралып китү нәтиҗәсендә Иранда булган корбаннарга бәйле рәвештә Русия Президенты кайгы уртаклашты. (Рәсми чыганаклар буенча, коронавирустан Иранда 43 кеше вафат булган.)

Русия Президенты инфекция таратуга каршы тору максатларында ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Сөйләшү Иран ягы инициативасы буенча булды. Шулай ук көн тәртибендәге кайбер темалар кузгатылды.

Иран атом-төш программасы буенча гомуми гамәлләр планын гамәлгә ашыру буенча урнашкан вәзгыять турында фикер алышынды. Халыкара куркынычсызлыкка ярдәм итүнең мөһим факторы булган әлеге килешүне саклап калуның мөһимлеге билгеләп үтелде.

Сүриядәге вәзгыять Идлиб зонасында деэскалациянең киеренкелеге көчәю контекстында каралды. Астана форматында ирешелгән килешүләрне тулысынча тормышка ашыру кирәклеге турында гомуми фикер белдерелде, алар, барыннан да элек, Сүриянең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген хөрмәт иткән хәлдә, террорчыларга каршы көрәшкә юнәлтелгән.

Читайте нас: