+1 °С
Болытлы
Яз килә! Язга юл бирегез!
Яз күкри-тетри һава.
Яз кошлар белән кайта...
Язны һәркем ярата. (Нури Арсланов)
8-919-615-74-19 ватсап номерына даими укучыбыз Светланадан хәбәр килеп төште:
«Октябрьский шәһәрендәге ахирәтемнән күңелле хәбәр алдым. Аларга кара каргалар кайткан, димәк, яз үзен көттермәячәк. Күчмә кошлар – язның беренче хәбәрчеләре. Кояш җир йөзен нурларында коендыра башлый, әйләнә-тирә табигать кышкы йокысыннан уяна... Барысын да кочаклап, дөньяга: «Яз килә! язга юл бирегез!» дип сөрән саласы килә.