Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 февраль 2020, 16:40

Референдум ничек үтәчәк?

Референдум ничек үтәчәк? #ВладимирПутин

Референдум ничек үтәчәк?

Халык тавыш бирүдә сайлау участокларына барып йөрмичә, өйдән генә дә катнаша ала. Моны “Госуслуги” порталы, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (МФЦ) аша да башкарырга мөмкин булачак.

Конституция буенча референдум эш көненә билгеләнсә, ул ял көне дип игълан ителәчәк (әлегә төп вариант – 22 апрель, чәршәмбе).

Тавыш бирүдә 18 яшьләре тулган русиялеләр катнаша алачак. Җинаятьләре өчен хөкемгә тарттырылып, төрмәдә утыручылар тавыш бирә алмаячак.

Тавыш бирүдә катнашу ирекле булачак. Бу мәсьәләдә беркем дә Русия гражданына басым ясый алмый. Бөтенрусия тавыш бирүендә катнашу-катнашмау – аның үз эше. Тавыш бирүгә әзерлек шулай ук ачык һәм хәбәрдар рәвештә алып барылырга тиеш.

Референдумга әзерлек һәм аны үткәрү эше белән бары тик Үзәк сайлау комиссиясе генә шөгыльләнергә хокуклы.

Комиссия референдум датасы турында Президент Указы басылып чыкканнан соң өч көн эчендә аның тәртибен расларга, аны финанслау чыганакларын билгеләргә, бюллетеньнең рәвешен һәм текстын расларга тиеш. Тавыш бирү йомгаклары аны уздырганнан соң биш көн эчендә ачыкланып, янә өч көн үтүгә матбугатта басылып чыгарга тиеш.

Бөтенрусия референдумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар исәбеннән финансланачак.

Читайте нас: