Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 февраль 2020, 16:27

Владимир Путинга турыдан-туры мөрәҗәгать итте

Владимир Путинга турыдан-туры мөрәҗәгать итте#ВладимирПутин

Владимир Путинга турыдан-туры мөрәҗәгать итте

Русия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта Анатолий Собчак һәйкәленә чәчәк салганнан соң шундагы халык белән очрашкан иде. Ул очрашуда Зинаида Беликова исемле бер хатын ил башыннан “10 800 сумга бер ай яшәп буламы?” – дип сораган иде. “Бик авырдыр дип уйлыйм”, – дип җаваплады Владимир Путин. Әлеге хатын Президентның хезмәт хакы белән дә кызыксынды. Владимир Путин аңа үзеннән дә күбрәк алучылар булуын әйткән иде. Санкт-Петербургның Приморье районы хакимияте башлыгы Николай Цед ул сөйләшүдән соң Президентка сорау бирүче Зинаида Беликованың фатирында булган. Зинаида Беликовага клиникада эш тәкъдим иткәннәр. Шулай ук аның хәрби хезмәттән кайтып эш табалмый йөргән 22 яшьлек улына да эш табылган.Фатирларын да төзекләндерергә ышандырганнар. Димәк, проблемаларны ил башы бик тиз хәл итә ала. Аның өчен Владимир Путинга турыдан-туры мөрәҗәгать итү юллары гына табарга кирәк.

Читайте нас: