Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 февраль 2020, 14:04

Туган тел ул – безгә әманәт. Әманәткә итмик хыянәт!

Халыкара туган телләр көненәТуган тел ул – безгә әманәт.Әманәткә итмик хыянәт!

Халыкара туган телләр көненә

Туган тел ул – безгә әманәт.

Әманәткә итмик хыянәт!

Әйе, тамырларыбызны онытып, яки онытырга теләп, башка милләт мәдәниятенә, теленә иярергә азаплана күпләребез. Әле монысы инде тормыш тәҗрибәсе туплаган, акыл җыйган олы яшьтәге апа-абыйлар. Ә яшьләргә, балаларга ни сан? Телгә хилафлыкны үз үрнәгебездә үзебез үк тәрбияләмибезмени?

Балага исем сайлаганда да, әле мисалга китергән ханымның хатасын күпләр кабатлый. «Тиле ялтыравыкка кызыга» дигәндәй, яңгырашы колакка матур тоелган исемгә өстенлек биреп, аның мәгънәсе нинди булуы хакында уйлап та кармыйбыз. Бу – милләткә, ә иң мөһиме милләтне милләт иткән телне санламыйча, аңа хыянәт итәү.

Балалар һәм яшьләр арасында да үз телеңдә түгел, русчалап сөйләшү текәлек билгесенә әверелеп бара. Бүген моны төрле халык укмашып яшәгән шәһәрдә генә түгел, гади татар авылында да күрергә мөмкин.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: татарча аралашыйк, татарча яшик. Әби-бабаларыбыз гасырлардан-гасырларга туган телебезне саклап килгәннәр, аны безгә изге әманәт итеп калдырганнар. Без дә телебезнең сафлыгын, матурлыгын саклап, аны үзебездән соң килгән буыннарга тапшырыйк. Ә бу кечкенәдән – тамырларыбызны күрсәткән исем-шәрифләребезне санлаудан, гади һәм тәмләп татарча сөйләшүебездән тора.

Әлфия АРСЛАНОВА.

Читайте нас: