Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 февраль 2020, 17:30

Су – яшәү чыганагы

Җирле үзидарәСу – яшәү чыганагы

Җирле үзидарә

Су – яшәү чыганагы

«Тагын бер тапкыр азсызыклап һәм кабатлап әйтәсем килә: безнең үсеш проектлары ведомствоныкы да, хәтта федераль дә түгел. Алар нәкъ илкүләм дип атала. Нәтиҗәләр Федерациянең һәр субъектында, һәр муниципалитетта күренергә тиеш. Конкрет бурычларның төп өлеше шушында, «җирдә» гамәлгә ашырыла».

(Россия Федерациясе Президенты В. Путинның Федераль Җыелышка Юлламасыннан).

Проектның максаты – аны хәл итү өчен авыл биләмәсе бюджетының акчасы җитмәгән иң кискен проблеманы ачыклау һәм хәл итү. Алар су үткәрү, клуб, зур булмаган күпер һәм юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү һәм башкалар булуы мөмкин. Мондый мәсьәләләрне хәл итү өчен республика бюджетыннан һәр проектка 1 миллион сум акча бүленә. Тик ул сайлап алу конкурсында җиңгән муниципаль корылышларга гына бирелә.

Иске Гомәр авыл биләмәсе җирле башлангычларны яклау республика программасында берничә ел дәвамында катнаша. Бу вакыт эчендә Иске Гомәр авылында, Кармасан елгасы аша үткәреп, Затон, Яшьләр, Октябрь, Совет урамнарында суүткәргечләрне алыштырдылар.

Гражданнар җыенында суүткәргечне ремонтлау проекты белән программада катнашырга карар иттек. Авыл биләмәсе бюджетыннан, халык һәм иганәчеләр тарафыннан кушылып финанслау мәсьәләсе дә тикшерелде. Гомуми тавыш бирү юлы белән һәр йорттан кертелергә тиеш акча күләмен билгеләдек. Биләмә бюджетыннан да тиешле сумма бүленде.

– Аны хәл итүгә үзебезнең бюджетта акча җитмәгән проблеманы ачыкладык. Ике ел элек җирле башлангычларны яклау программасына кердек. Суүткәргечне ремонтлау проектын финанслауга акча кертүләре халыкның моңарда кызыксынганлыгын күрсәтте. Ә бу – субсидия алу өчен конкурста катнашуның төп шарты. Кешеләргә урындагы властьның авылда нәрсә дә булса эшләргә тырышуы мөһим. Моның юл ремонтлау, зиратны төзекләндерү, суүткәргечне яңарту һәм башка булуы мөмкин. Авыл биләмәсе хәленә карап, үз акчасына яши. Дәүләт тарафыннан финансланучы мондый проектлар булу бик әйбәт. Алар безгә байтак кына проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә, – дип сөйләде авыл биләмәсе башлыгы Рәсил Сәлимуллин.

Быел суүткәргечне ремонтлау буенча эшләр дәвам итәчәк. Гражданнар җыелышын үткәрдек тә инде.

Су – тормыш чыганагы. Без, Иске Гомәр авылы халкы, моны яхшы беләбез. Менә өченче ел инде башлап йөрүчеләр төркеме белән берлектә конкурста актив катнашабыз һәм җиңәбез. Быел да шулай булыр дип уйлыйм.

Гөлчәчәк ЯМАШКИНА.

Читайте нас: