Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 февраль 2020, 13:13

Мәдәният йорты ремонтланачак

Җирле үзидарәМәдәният йорты ремонтланачак

Җирле үзидарә

Мәдәният йорты ремонтланачак

Аны авыл биләмәсе башлыгы Эльвира Кәбирова ачты. Көн тәртибенә халыкны борчыган күп мәсьәләләр чыгарылды. Алар арасында каты көнкүреш калдыклары, янгын хәвефсезлеге, кеше исәбен алу һәм башкалар бар иде. Җирле башлангычларны яклау буенча республика программасында катнашу өстенлекле мәсьәлә буларак каралды.

Хакимият башлыгы җыелучыларны программада катнашуның төп шартлары белән таныштырды. Иң мөһимнәре – проект сайлап алу, халыкның аны әзерләү һәм гамәлгә ашыруы, кушылып финанслау өчен авылда яшәүчеләр, җирле бюджет һәм иганәчеләрнең акча кертүе.

Кешеләр белән алдан сөйләшү, үткәрелгән сораштыру һәм йомгаклау җыелышы нәтиҗәләре буенча проектта Рәсмәкәй авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау проекты белән катнашырга хәл ителде.

Безнең хәбәрче.

Читайте нас: