Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 февраль 2020, 18:13

Хәтер – мәңгелек

Даталар Хәтер – мәңгелек

Даталар

Хәтер – мәңгелек

Быел да Әфганстанда һәлак булган һәм локаль сугышларда катнашкан яугирләр истәлегенә куелган һәйкәл янында тантаналы митинг үтте.

– Без егетләребезнең каһарманлыгын онытмадык һәм алар турында яшь буынга горурлык белән сөйлибез. Үлгәннәргә мәңгелек хәтер, исәннәргә дан! – диде район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин.

Чарада районның хәрби комиссары, әфган сугышында катнашучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, подполковник Әдип Галиәхмәтов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Риф Хаҗипов һәм Павел Кулинцев чыгыш ясадылар.

Митингта катнашучылар һәйкәлгә чәчкәләр салдылар һәм сугышта һәлак булган якташларыбызны бер минут тын калып искә алдылар.

Читайте нас: