Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 февраль 2020, 16:33

Әфганстан – йөрәк ярасы

Батырлык дәресеӘфганстан – йөрәк ярасыБезнең Бакай авылы китапханәсендә укучылар өчен хәрби-патриотик темага «Әфганстан – йөрәк ярасы» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде.

Батырлык дәресе

Әфганстан – йөрәк ярасы

Очрашуга Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән авылдашларыбыз Фидус Садыйков, Гаян Әхмәтҗанов һәм бу сугышта яраларыннан вафат булган Вил Дәүләтбаевның апасы Филзәне чакырдык. Шулай ук бүгенге көндә Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән Радмир Латыйпов белән Ленар Исламовның әниләре кичәбезнең кунагы булдылар.

Башта укучылар экраннан Әфганстан турында һәм батыр якташларыбызның фоторәсемнәрен карады. Ун елга якын барган сугышта безнең авыл советыннан төрле елларда күп егетләр катнашкан. Фидус Садыйков – шуларның берсе. Ул Кандагар шәһәрендә урнашкан частьта водитель-механик булып хезмәт итә. Аңа кораллы бәрелешләрдә катнашырга, иптәшләрен югалтырга туры килә. Каһарманлыгы «Батырлык өчен» һәм «Рәхмәтле әфган халкыннан» медальләре белән билгеләнә.

Ул уңган механизатор, тимерче, кулыннан бар эш тә килә. Авылдашлары арасында хөрмәтле кеше.

Гаян Әхмәтҗановны хәрби әзерлек үткәннән соң Кундуз шәһәренә җибәрәләр. Кыю сугышчы була, контузия ала. «Ил чиген саклаган өчен», «Рәхмәтле әфган халкыннан», башка медальләр белән бүләкләнә.

Күп еллар колхозда мал врачы булып эшли. Гаиләсендә – уңган ир, балаларына – яраткан әти, оныкларына – сөекле картәти.

Арабыздан вакытсыз киткән яугир Вил Дәүләтбаев турында хатирәләре белән апасы Филзә уртаклашты. Аның фоторәсемнәрен һәм медальләрен укучыларга күрсәтте.

– Бу дәһшәтле сугышта күпме кан, көпме күз яшьләре түгелгән. Шуңа да без бүген Әфганстанда батырлык күрсәткән яугирләрне хөрмәт итәргә, Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең якты истәлеге алдында баш ияргә тиешбез, – диде ул.

Әле армия сафларында хезмәт иткән егетләребезнең намуслы хезмәт итеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләдек.

Тарих укытучысы Мөнир Хәйруллин үзенең армиядә хезмәт иткән еллары, әфган сугышында катнашкан сыйныфташлары турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Алдагы буыннарга сугыш утын күрергә язмасын, илләребез тыныч булсын, аналарның күз яшьләре түгелмәсен.

Гөлнара ИДРИСОВА, китапханәче.

Читайте нас: