Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 февраль 2020, 11:00

Ял көне дип игълан ителәчәк!

Ял көне дип игълан ителәчәк!#ВладимирПутин

Ял көне дип игълан ителәчәк!

Кичә кичен Русия Президентының Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча комиссия әгъзалары белән очрашуы узды. Анда Владимир Путин чыгыш ясап, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча референдумның, атна уртасында, эш көнендә үтәргә тиешлеген белдерде. Ләкин бу көнне без эшкә бармаячакбыз, ул ял көне дип игълан ителәчәк. Президент сүзләренчә, бу ял көне калган бәйрәмнәргә өстәмә булып тора, ул Яңа ел, май бәйрәмнәре исәбенә кире кайтарылмаячак.
Политологлар фикеренчә, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча референдум, мөгаен, 22 апрельдә, чәршәмбе көнне, 1917 елгы инкыйлаб башында торган Владимир Ленинның тууына 150 ел тулган көнне үтәр.
Әлегә комиссиягә илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча 500дән артык тәкъдим кабул ителгән. Алар гамәлгә кергән очракта Русиянең 50ләп законын үзгәртергә туры киләчәк.
Читайте нас: