Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 февраль 2020, 14:13

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан акчалы булачаклар

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан акчалы булачаклар

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан акчалы булачаклар

Русия Президенты Владимир Путин “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Русия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында” Указга кул куйды.

Аңа ярашлы, апрель-май айларында түбәндәге категорияләр бер тапкыр бирелә торган түләү алачак:

Бөек Ватан сугышы инвалидлары, Бөек Ватан сугыш ветераннары, фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, Финляндия белән, Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш чорында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең толлары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары 75 000 сум күләмендә;

тыл хезмәткәрләренә – 50 000 сум күләмендә акча тапшырылачак.

Әлеге түләүләрне Русия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гражданнардан тыш Латвия, Литва һәм Эстония Республикаларында яшәүчеләргә дә тапшырылачак. Узган елны Русиядә ветераннарга 10 мең сум акча түләнгән иде.

Узган ел безнең акча белән Казахстанда ветераннар 89 мең, Үзбәкстанда 58 мең, Әзербайҗанда 38 мең түләү алды. Аннан соң Молдавия, Кыргызстан дәүләтләре бара. Русиядән соң бары Украина һәм Төрекмәнстан гына килә.

Русиядә узган ел бу түләүләргә 60 миллиард сум акча бүленде.

Читайте нас: