Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 февраль 2020, 16:11

Республика бәйгесенә кушылдылар

Аек авылРеспублика бәйгесенә кушылдыларГорький авыл биләмәсенең Сәет авылы халкы гражданнар җыенында «Аек авыл» республика конкурсында катнашу турында карарга килделәр. Бу социаль әһәмиятле проект башлангычы белән «Бөтендөнья башкортлары корылтае» җәмәгать оешмасы чыгыш ясаган иде.

Аек авыл

Республика бәйгесенә кушылдылар

Сәетлеләр бәйгенең муниципаль этабында авылларын лаеклы күрсәтеп, җиңүче булды. Хәзер инде үзләрен республика күләмендә танытырга җыеналар.

Шушы вакыйгага багышлап, бәйрәм үткәрелде. Аңа җыелган авылдашлар, кунаклар авыл тормышын чагылдырган фоторәсемнәр белән танышты, бик матур концерт карады.

Чара алдыннан муниципаль район хакимияте башлыгы һәм кунаклар Бөек Ватан сугышының яу кырларында ятып калган солдатлар хөрмәтенә куелган обелискка чәчкәләр салдылар.

Аннан бәйрәм авыл клубында дәвам итте. Зал шыгрым тулы иде. Район җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин бәйгедә актив катнашканнары өчен сәетлеләргә рәхмәт белдерде, муниципаль этапта җиңүләре белән тәбрикләде һәм республика этабында район данын лаеклы яклауларын теләде.

Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы әгъзасы, медицина фәннәре докторы, профессор Сәлия Морзабаева авылның тарихы, йолалары, халык кәсепләре саклануын сокланып билгеләде.

– Авылыгыз матур, биредә кунакчыл, ихлас, егәрле кешеләр яшәве күренеп тора. Ил Президенты, Башкортстан Башлыгы җәмәгать хәрәкәтләренә зур игътибар бирә. Федераль һәм республика дәрәҗәләрендә дәртләндерү чаралары, грантлар каралган. «Аек авыл» бәйгесе – иң әһәмиятле социаль проектларның берсе. Аңарда республиканың 470тән артык авылы катнашты. Шуларның 47се республика этабына чыкты. Анда катнашу кешеләрне берләштерә. Социаль өлкәдә, яшьләрне тәрбияләүдә проблемалар булу сер түгел. Сезнең тырышлык, ваемсыз калмавыгыз исәпкә алыныр дип ышанам, – диде Сәлия Шәрифҗан кызы.

Кунакчыллык, ихлас кабул итә, сыйлый белүләрен сәетлеләр музыкаль чыгыш, такмак-такмаза, шаян сүзләр белән раслады. Милли героебыз Салават Юлаев, туган Башкортстаныбыз турында җырларны барысы да яратты. Күршеләрен куәтләргә Дүртөйле районының Ивач авылыннан мари ансамбле килде.

Бу көнне җәмәгать эшендә актив катнашучы авыл кешеләре, үрнәкле һәм абруйлы гаиләләргә муниципаль район хакимияте башлыгы, Бөтендөнья башкортлары корылтае, авыл биләмәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чараның төп йомгагы – сәетлеләр эчкечелеккә куәтле һөҗүм ясады. Алар башкаларны да сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өнди.

25-27 февральдә «Аек авыл» бәйгесенең йомгаклау этабы үтәчәк. Якташларыбызга анда уңышлар телибез!

Читайте нас: