Эшкуарлык сәгате
Проектлар гамәлгә ашырыла
«Сармат» агросәнәгать паркы булдыру турындагысы – аларның иң зурысы. Ул авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге продукция кабул итү, эшкәртү һәм чыгаруны максат итеп куя. Паркны Субай авылына якын «Волга»-М7 автомагистрале буенда төзү планлаштырыла. Әлегә җир участогы сайлап алынган, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте белән килешенеп, чаралар планы үткәрелә.
Шулай ук кура җиләге үстерү буенча җиләк-җимеш бакчасына нигез салу, ябыштырылган борыс белән күмәртәләп һәм ваклап сату логистика үзәге, столярлык цехы һәм сәүдә-күргәзмә комплексы, автомобильләрне техник хезмәтләндерү станциясе ачу турында проектлар тикшерелде.
Фото А.Десяткина.