Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 февраль 2020, 12:22

Русиядә авыл хуҗалыгы үсеш кичерә?

Русиядә авыл хуҗалыгы үсеш кичерә?

Русиядә авыл хуҗалыгы үсеш кичерә?

Владимир Путин агросәнәгатьнең узган елгы эшчәнлеге белән канәгать булуын белдерде. Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, 2019 елда илдә авыл хуҗалыгы үсеше 4,1 процент тәшкил иткән. Шул исәптән, басулардан 121 миллион тонна иген җыелган. Бу узган ел белән чагыштырганда 7,4 миллион тоннага артык, дигән сүз.

Яшелчә уңышы ягыннан да узган ел бик уңышлы булган. Былтыр ул 14 миллион тонна күләмендә җыеп алынган. 3,5 миллион тонна җиләк-җимеш җитештерелгән. Болар һәммәсе дә XXI гасыр өчен рекорд булып тора.

Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате дә үсеш кичерә. Мәсәлән, 2018 ел белән чагыштырганда, эчемлекләр – 103,1, ашамлыклар 104,9 процент җитештерелгән.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2019 елда 15,2 миллион тонна ит әзерләнгән. Бу яклап та күрсәткечләр 2018 елдан яхшырак.

Сөт 31,3 миллион тонна күләмендә җитештерелгән. 2020 елда ит һәм сөт җитештерү күрсәтечләре ил буенча күтәрелер, дип күзаллана.

Алдагы ел уңышын күзаллап уҗым культураларын чәчү мәйданнары да арттырылган. Кыш җылы килүгә карамастан, аларның 94 проценты яхшы сакланган. Язгы чәчү кампаниясе өчен орлык та, ягулык та, ашламалар да җитәрлек күләмдә әзерләнгән.

Министр сүзләренә караганда, илдә авыл хуҗалыгы өчен борчылыр урын юк, ул үсеш кичерә. Шунысы гына гаҗәпләндерә, авылларда мал тотучы калмаганда, ит һәм сөт күләме ничек арта ала икән? Элеккеге колхоз басуларында күкрәп алабута үсеп утырганда, арыш, бодай, карабодай кебек культуралар каян җыеп алына икән? Минем баш җитми...

Читайте нас: