Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 гыйнвар 2020, 11:44

Башкортстан Республикасы Башлыгы – Дәүләт Советы әгъзасы!

Башкортстан Республикасы Башлыгы – Дәүләт Советы әгъзасы!Кичә Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы президиумының яңа составын раслады. Аңа кергән сигез яңа кеше арасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та бар. #ВладимирПутин

Башкортстан Республикасы Башлыгы – Дәүләт Советы әгъзасы!

Дәүләт Советы президиумының яңа составына Радий Хәбировтан тыш, Санкт-Петербург Башлыгы Александр Беглов, Волгоград өлкәсе Башлыгы Андрей Бочаров, Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Казбек Коков, Сахалин губернаторы Валерий Лимаренко, Тверь өлкәсе губернаторы Игорь Руденя, Алтай крае губернаторы Виктор Томенко һәм Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков керде.

Дәүләт Советы төбәкләрнең федераль хакимиятнең төрле органнары белән килешеп эшләвен тәэмин итә.

Нигезләмә нигезендә, президиум составын Русия Президенты билгели. Ярты ел саен ул алмашынып торырга тиеш – “иске” әгъзаларны яңалары алыштыра. Президиум Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән карарларның үтәлешен тикшерә, аның яңа утырышларының көн тәртибен билгели.

Дәүләт Советының даими әгъзалары булып Федерация Советы рәисе, Дәүләт Думасы спикеры, федераль округларда Президентның тулы вәкаләтле вәкилләре, Дәүләт Думасындагы фракция җитәкчеләре һәм төбәк башлыклары тора.

Читайте нас: