Яңа көн
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 гыйнвар 2020, 16:18

Анык бурычлар билгеләнде

Хәлең ничек, авыл?Анык бурычлар билгеләндеМуниципаль район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин эш сәфәре белән Шәрип авыл биләмәсендә булды. Аның барышында урынбасарлары, авыл биләмәләре башлыклары белән бергә биредәге кискен мәсьәләләрне тикшереп, фикер алышты.

Хәлең ничек, авыл?

Анык бурычлар билгеләнде

– Бүген без һәр авыл биләмәсендә булган объектларны караячакбыз. Һәркайсыбыз мәктәп, клуб, балалар бакчасы, фельдшерлык пункты һәм башка социаль әһәмиятле урыннардагы хәлләрне яхшы белергә тиеш. Мәсьәләләрне хәл итүне сузарга ярамый. Әлбәттә, акча җитми, ләкин башка юлларны табарга кирәк. Республикада быелгы ел «Торак пунктларның эстетикасы елы» дип игълан ителде. Димәк, авылларыбызны төзекләндерүгә зур тырышлык салырга тиешбез. Иң яхшы авыл, урам, шәхси ихатага бәйге игълан итәргә, иганәчеләр табарга, халык арасында эшне җанландырырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте район җитәкчесе җыелучыларга.

– Калтай авылында яңа фельдшерлык-акушерлык пункты корылды. Әлегә районда унбер медпункт авария хәлендә. Яңа модульле ФАП кайтару өчен нинди документлар әзерләү кирәклеген барыгыз да өйрәнегез. Бу юнәлештә берничә программа гамәлдә, – диде район хакимияте башлыгы урынбасары Фәнил Рамазанов.

Авыл халкын клуб булмавы борчый. Спорт белән шөгыльләнергә теләүче яшьләр күп, ләкин спортзал юк.

Мәмәк авылындагы гидротехник корылма сәфәр барышында чираттагы тукталыш булды. Биредә Руслан Ринат улы авыл биләмәләре башлыкларын үзләрендәге буаларның торышын өйрәнергә, аларга экспертиза үткәрергә, тәртиптә тотарга чакырды.

Балалар бакчасы урнашкан мәктәп бинасының түбәсеннән су ага. Аның мәйданы зур гына, шактый акча кирәк булачак. Бу мәсьәләне хәл итү юлларын да эзләргә кирәк. Быел Мәмәк авылына яңа ФАП кайтару өмете бар.

Узган елның октябрендә Шәрип авылында картлар йорты ачылды. Анда егерме өч пенсионер яхшы шартларда яши. Җирле башлангычларны яклау программасында катнашу нәтиҗәсендә авыл клубын ремонтлау мөмкин булган. Ләкин тамашачылар залында суык. Яшьләр гитарада, синтезаторда уйнарга өйрәнү түгәрәкләре ачылуын тели.

Мәктәптә электр үткәргечләрне алыштырырга кирәк. Автобус өчен җылы гараж таләп ителә. Футболны үстерү үзәге ачу планлаштырыла.

Мәсьәләләр ачыкланды, бурычлар билгеләнде. Хәзер аларны хәл итү өстендә эшләргә кирәк.

Автор фотосы.

Читайте нас: