Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 гыйнвар 2020, 16:52

Проектлар гамәлгә ашырыла

Эшкуарлык сәгатеПроектлар гамәлгә ашырыла

Эшкуарлык сәгате

Проектлар гамәлгә ашырыла

Әлеге проектны үтәү өчен махсус рәвештә «Топорнин» җәмгыяте теркәлгән иде. Предприятиене Ахлыстино авылында элекке мәктәп бинасында ачу күзаллана. Проектка 1,5 миллион сум акча салу карала, шуның яртысы – предприятиенең үз акчасы, муниципаль субсидия дә бүленгән.

Әлеге вакытка эш урыныннан кузгалган: бинаны арендалауга килешү төзелгән, шактый күләмдә ремонт үткәрелгән, кемнән җиһаз сатып алу билгеләнгән, аның шактый өлеше өчен акча кертелгән.

Эчәр суга анализ ясалган – ул күмәк куллану классына җавап бирә. Апрельдә суны җитештерә башлап, сату базарына чыгу планлаштырыла. Продукцияне маркалау, исем кушу мәсьәләсе хәл ителә. Проектны кузгатучы компанияне ары таба киңәйтү юллары белән уртаклашты.

Очрашу барышында шулай ук кошчылыкны үстерү, Кувыково авылында токымлы сыерлар үрчетү мәсьәләсе каралды.

Фото: А.Десяткин.

Читайте нас: