Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 гыйнвар 2020, 17:20

Җиңәребезгә ышанабыз

Җирле үзидарәҖиңәребезгә ышанабыз

Җирле үзидарә

Җиңәребезгә ышанабыз

Күп кенә авыл клубларының озак еллар дәвамында хәтта косметик ремонт кына да күрмәгәне сер түгел. Ә капиталь ремонт турында сөйләсе дә юк.

Менә нәкъ шушы мәсьәлә Гөргөри авыл халкын җирле башлангычларны яклау программасында катнашу турында сөйләшү өчен җыйды да инде.

Алдан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләрен өйрәнеп, кешеләрнең беренче чиратта авыл клубын ремонтларга кирәк дип исәпләвен ачыкладылар. Җыелышта чыгыш ясаучылар да программада шушы проект белән керергә чакырды.

Эшләрне җанландыру өчен биш кешедән торган башлап йөрүчеләр төркеме оештырылды. Аның әгъзалары конкурска тапшыру өчен документлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк.

Без конкурс сайлап алуында җиңәребезгә һәм проектны гамәлгә ашырачагыбызга ышанабыз.

Башлап йөрүчеләр төркеме.

Читайте нас: