Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 гыйнвар 2020, 16:49

Дүртенче ел катнашалар

Җирле үзидарәДүртенче ел катнашалар

Җирле үзидарә

Дүртенче ел катнашалар

Авылда 163 ихата теркәлгән, шуларның тугызы – суүткәргеч булмаган Күпер урамында, унбер йорт буш тора. Проектта катнашу мөмкинлеге булган 143 хуҗалыкта 332 кеше яши, шуларның 59ы – балалар.

Проектның максаты – аны хәл итү өчен авыл биләмәсе бюджетының акчасы җитмәгән иң кискен проблеманы ачыклау һәм хәл итү. Алар су үткәрү, клуб, зур булмаган күпер һәм юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү һәм башкалар булуы мөмкин. Мондый мәсьәләләрне хәл итү өчен республика бюджетыннан һәр проектка 1 миллион сум акча бүленә. Тик ул сайлап алу конкурсында җиңгән муниципаль корылышларга гына бирелә.

2017 елда программада суүткәргечне ремонтлау проекты белән Бардовка авылы катнашкан иде. Аны тормышка ашыруга Башкортстан Республикасы бюджетыннан – 753465, авыл биләмәсеннән 125 мең бүленде. Иганәчеләр 120 мең, халык 134 мең сум өлеш кертте. Проектның гомуми бәһасы 1 миллион 132 мең 465 сум тәшкил итте.

2018 елда программада барлык авылларда катнашып, тагылма җиһазлары белән тәгәрмәчле трактор алдылар. Моңа республика һәм авыл биләмәсе бюджетларыннан, халыктан һәм иганәчеләрдән 1 миллион 454 мең сум акча юнәлтелде.

Узган ел Матвей авылы халкы программага су башнясын алыштыру проекты белән керде. Аны гамәлгә ашыру 722240 сумга төште.

Узган елның августында җирле башлангычларны яклау программасының 2020 елгы циклы старт алды. Аңа тәкъдим ителгән проектта кешеләр акчалата өлеш кертүдән тыш бушлай эшләү, төзелеш материаллары, техника һәм башкалар белән дә катнаша ала.

Иске Баскак авылы гражданнары быел суүткәргечне ремонтлау өчен материал сатып алуны беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәлә дип тапты.

Җыелышта башлап йөрүчеләр төркеме оештырылды. Аңа Иван Плотников, Наталья Суворова, Людмила Войцеховская, Александр Тимофеев һәм Ольга Красноперова сайланды.

Читайте нас: