Яңа көн
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 гыйнвар 2020, 12:12

Уңышка үз юлыңны тап

Гүзәллек дөньясында Уңышка үз юлыңны тапБалалар музыка мәктәбендә уку – күпкырлы иҗади эшчәнлек. Анда музыка коралында уйнау күнекмәләрен, балаларның сәләтләрен үстерү һәм башка күп кенә тәрбияви бурычлар берләшә.

Гүзәллек дөньясында

Уңышка үз юлыңны тап

Балалар музыка мәктәбендә уку – күпкырлы иҗади эшчәнлек. Анда музыка коралында уйнау күнекмәләрен, балаларның сәләтләрен үстерү һәм башка күп кенә тәрбияви бурычлар берләшә.

Ноябрьдә Ана көненә багышлап «Синең өчен, кадерле әнием!» дип исемләнгән балалар рәсеме бәйгесе оештырдык. Анда декоратив-гамәли сәнгать бүлекчәсе укучылары катнашты. Конкурска гуашь, акварель, пастель яки катнаш техникада башкарылган эшләр кабул ителде.

Жюри карары белән Глеб Биктимеров, Диана Әрдәширова, Эльвина Баембитова җиңүчеләр дип табылды. Призлы урыннарны алган эш авторларына – Мактау грамоталары, башкаларга бәйгедә катнашучы сертификаты тапшырылды.

Шушы ук айны 4-5 сыйныф укучылары арасында «Музыкаль эрудит» конкурсы үтте. Анда бишенче сыйныф укучысы Рината Никитина җиңүче булды.

Декабрьдә Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына багышлап «Туган чишмәләр» башкару осталыгы бәйгесе узды. Катнашучылар өч яшь төркеменә бүленеп, фортепиано, кыллы һәм халык уен кораллары номинацияләрендә ярышты. Анда илледән артык укучы катнашты.

Яшь музыкантлар берәр әсәр башкарды, теләгән һәркемгә үз көчен артист-башкаручы сыйфатында сынап карау мөмкинлеге дә бирелде. Тамашачылар чыгышларны җылы кабул итте.

Укучыларыбызга яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!

Елена ЛАТЫЙПОВА, балалар музыка мәктәбе укытучысы.

Читайте нас: