Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 гыйнвар 2020, 17:18

Икмәк пешерү – мактаулы эш

Һөнәр юнәлешеИкмәк пешерү – мактаулы эшБалаларга һөнәр юнәлеше бирү – безнең Әхмәт урта мәктәбе укыту-тәрбия эшчәнлегендә мөһим урын тота. Уку елы башында ук бу җәһәттән эш планы раслана.

Һөнәр юнәлеше

Икмәк пешерү – мактаулы эш

Балаларга һөнәр юнәлеше бирү – безнең Әхмәт урта мәктәбе укыту-тәрбия эшчәнлегендә мөһим урын тота. Уку елы башында ук бу җәһәттән эш планы раслана.

Ата-аналар белән эшләү – һәнәр юнәлеше бирүдә мөһим буыннарның берсе. Гадәттә, алар үз балаларының тормыш һәм һөнәри планнарын билгеләүдә актив катнашалар. Шул ук вакытта һөнәр сайлау һәм тормышта үз юлыңны билгеләү укучыларның үзләре өчен дә, әти-әниләре өчен дә катлаулы бурыч булып кала.

Тугызынчы сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгатьләрендә һәм ата-аналар җыелышларында, шәхси консультацияләр үткәргәндә укытучылар баланың ары таба белем алачак уку йортын хезмәт базары таләпләрен исәпкә алып сайлау мөһимлегенә басым ясыйлар.

Күптән түгел мәктәптә балаларның икмәк пешерүче һөнәре вәкиле белән очрашуы булды. Чарага Канлы авылы пекарнясеннән Ләйсән Әсәдуллинаны чакырдык. Ул үз һөнәренең серләре белән уртаклашты. Икмәк, булка, пирог һәм башка камыр ашамлыклары пешергәндә күңелеңне салмасаң, алар уңмаячак. Шуңа күрә берсеннән-берсе тәмле ризыкларны үз эшен ихлас яраткан чын осталар гына пешерә ала. Икмәк пешерүче һөнәре безнең гасырга кадәр 1300-1200 елларда ук барлыкка килгән һәм һәрвакыт мактаулылардан саналган.

Чара барышында файдалы ашамлыклар турында викторина үткәрелде. «Тәмлекәй» бәйгесендә укучылар кызыклы рецептлар тәкъдим иттеләр, бергәләп күмәч пешерделәр.

Очрашу ахырында камыр ризыкларыннан күргәзмә оештырылды.

Алина ХӘМӘТҖАНОВА, һөнәр юнәлеше бирү буенча җаваплы укытучы.

Читайте нас: