Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 гыйнвар 2020, 13:19

Юл төзүчеләр дәрес үткәрде

Һөнәр юнәлешеЮл төзүчеләр дәрес үткәрде

Һөнәр юнәлеше

Юл төзүчеләр дәрес үткәрде

1нче Кушнаренко урта мәктәбендә гадәти булмаган дәрес үтте. Укучылар янына кунакка «Башкиравтодор» җәмгыяте филиалы – Кушнаренко юл төзү-ремонтлау идарәлеге вәкилләре килде.

Асфальт-бетон заводы инженеры Зәки Солтанәхмәтов предприятиенең тарихы һәм эшчәнлеге, юл хезмәткәрләре коллективының һәркөн ни белән шөгыльләнүләре турында сљйләде. Шулай ук сыйфатлы юл төзү серләре белән таныштырды.

– Сезгә, өлкән сыйныф укучыларына, тиздән нинди һөнәр сайлавыгызны, кайсы уку йортына керәчәгегезне хәл итәргә кирәк булачак. Шушы көннәрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Транспорт академиясе ачу турында идея кузгатты. Уфада күптән автотранспорт колледжы да эшли. Юл хезмәткәренең абруе елдан-ел күтәрелә бара. Бу һөнәр көчле һәм түземле ир-егетләр өчен. Шуңа күрә сезне әлеге уку йортларына керергә чакырам, – диде ул.

Мавыктыргыч дәрестән соң үзенең киләчәген шушы һөнәр белән бәйләргә карар итүчеләр булгандыр, дип ышанасы килә.

Читайте нас: