Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 гыйнвар 2020, 18:06

Чын Ватан сакчысы

Якташыбыз хезмәт итә Чын Ватан сакчысыКүптән түгел Кушнаренко авылында яшәүче Алия һәм Илдар Гайсиннар гаиләсенә уллары Булат хезмәт иткән ракета гаскәрләре часте командирларыннан Рәхмәт хаты килде.

Якташыбыз хезмәт итә

Чын Ватан сакчысы

Күптән түгел Кушнаренко авылында яшәүче Алия һәм Илдар Гайсиннар гаиләсенә уллары Булат хезмәт иткән ракета гаскәрләре часте командирларыннан Рәхмәт хаты килде.

Булат район үзәгендә гади гаиләдә туып үсә. Әтисе шофер, әнисе ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшли. Егет тугызынчы сыйныфтан соң Уфа медицина колледжына укырга керә. Диплом алып дүрт көн үтүгә конституцион бурычын үтәргә чакыралар. Әлеге вакытта Киров өлкәсендә хезмәт итә.

Хатта түбәндәге юллар да бар:

«Улыгыз Булат Ватанга намуслы һәм лаеклы хезмәт итәргә ант биргән көннән алып хәрби белгечлеген уңышлы үзләштерде, осталыгын камилләштерү өстендә ныклы эшләвен дәвам итә. Хәрби әзерлек нормативларын үтәүдә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, спорт белән актив шөгыльләнә, подразделениенең мәдәни-ял чараларында теләп катнаша. Командирлары һәм хезмәттәшләре Булатны тырышлыгы, тыйнаклыгы, тәртиплелеге өчен хөрмәт итә.

Ватаныбызның лаеклы сакчысын тәрбияләгәнегез өчен сезгә, хөрмәтле Алия Вәлихан кызы һәм Илдар Динар улы чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Улыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Булат киләчәктә дә шундый булып калыр дип ышанабыз».

Якташыбыз белән без дә горурланабыз һәм аның исән-сау туган ягына әйләнеп кайтуын телибез.

Читайте нас: