Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 декабрь 2019, 16:04

Юл кагыйдәсен әниләр дә, нәниләр дә белә

Мәктәпкәчә тәрбияЮл кагыйдәсен әниләр дә, нәниләр дә беләБезнең «Кояшкай» балалар бакчасында малайлар һәм кызларны юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтүгә җитди игътибар бирелә. Бу темага төрле чаралар үткәрәбез. «Минем әни – автоледи» иртәсе дә шуны максат итеп куйды.

Мәктәпкәчә тәрбия

Юл кагыйдәсен әниләр дә, нәниләр дә белә

Безнең «Кояшкай» балалар бакчасында малайлар һәм кызларны юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтүгә җитди игътибар бирелә. Бу темага төрле чаралар үткәрәбез. «Минем әни – автоледи» иртәсе дә шуны максат итеп куйды.

Әниләр өчен күп бәйгеләр оештырдык. Алар бик кыю булып чыкты. Гөлшат Сәхапова, Эльвира Идрисова, Людмила Вәлиева, Эльвира Ахунова, Айгөл Арсланова һәм Лена Галәветдинова барлык сынауларны уңышлы үтте.

Бәйгедә катнашучыларны ЮХИДИ хезмәткәре Илдус Әхмәтов һәм бакча мөдире Ләйсән Гыйльмановадан торган жюри бәһалады. Барысының да юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләре билгеләнде. Әниләрнең һәркайсы төрле номинациядә истәлекле диплом белән бүләкләнде. Аннан бергәләп фотога төштек.

Аларның барчасына рәхмәт белдерәбез һәм юлларда исән-имин йөрүләрен телибез.

Ләйлә ПЕТРОВА, Татьяна АРСЛАНОВА, тәрбиячеләр.

Читайте нас: