Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 декабрь 2019, 15:54

Авыл яшәячәк

Җирле үзидарәАвыл яшәячәкМатвей авыл биләмәсенең Бардовка авылы балалар бакчасында ясле төркеме өчен өстәмә ун урын ачылды. Моңа кадәр мәктәпкәчә учреждениегә унҗиде малай һәм кыз йөри иде.

Җирле үзидарә

Авыл яшәячәк

Матвей авыл биләмәсенең Бардовка авылы балалар бакчасында ясле төркеме өчен өстәмә ун урын ачылды. Моңа кадәр мәктәпкәчә учреждениегә унҗиде малай һәм кыз йөри иде.

Мәктәп бинасындагы ике бүлмәне кыска вакытта сыйфатлы ремонтлаганнар. Иркен һәм якты бүлмәдә балаларга рәхәтләнеп уйнар өчен бөтен шартлар тудырылган. Ә икенчесе йокы бүлмәсе итеп җиһазландырылган. Су һәм канализция үткүрелгүн, яңа санузел төзелгән. Ремонтка җыенысы 992 мең сум акча тотынылган.

Бакча мөдире Анна Никонова җыелучыларны шатлыклы вакыйга белән ихлас котлады, ата-аналар һәм тәрбиячеләр исеменнән район һәм авыл хакимияте башлыкларына, мәгариф бњлегенә, ремонтчыларга, нәниләр йортын яңартуга өлеш керткән барчасына ихлас рәхмәт белдерде.

– Без ясле төркеме ачу турында күптән хыяллана идек. Мәктәп һәм бакча эшләгәндә авыл яшәячәк, – диде ул.

Читайте нас: