Хәйрия
Балалар йөрәген җылытыйк!
Безнең Чишмәкәй балалар бакчасы һәм филиалы коллективы һәм ата-аналары Чакмагыш приютында ярдәм күрсәтү максатында «Балалар йөрәген җылытыйк» акциясе оештырды. Матур йолага әверелгән бу чарада барлык тәрбиячеләр һәм аларның ярдәмчеләре, ашнакчылар, хуҗалык мөдире, әти-әниләр катнашты.
Приютта тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар өчен татлы Яңа ел күчтәнәчләре, мәктәп кирәк-ярагы, китап һәм уенчыклар җыйдык. Хезмәткәрләребез З. Шәйбакова, А.Ганиева һәм төп иганәчебез – бакчада тәрбияләнүчебезнең әнисе В.Сәетгалиева һәм мин, әкият геройлары булып киенеп, күчтәнәчләрне илтергә киттек.
Приют мөдире З.Тимергалиева җитәкчелегендәге хезмәткәрләр безне җылы каршылады. Балалар белән бергәләп уйнаган, әйлән-бәйлән йөргән, аралашкан чакта залда гадәти булмаган җылылык хөкем сөрде. Аларга наз, игътибар, хәстәрлек бүләк итү бик кирәк. Моны эшләү авыр түгел бит. Аеруча назга сусаган сабыйлар өчен.
Ятим балаларга ярдәм итеп һәм язмышларында катнашып, без аларга тулы кыйммәтле һәм бәхетле тормышка ышаныч бирәбез, уртак киләчәгебезгә өлешебезне кертәбез.
Гөлназ ВЛАДИМИРОВА, тәрбияче.