Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 декабрь 2019, 12:00

Иң яхшы бүләк

01 хезмәте хәбәр итәИң яхшы бүләк Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты «Янгын турында хәбәр иткеч – Яңа елга иң яхшы бүләк» акциясе үткәрә. Янгын турында хәбәр иткечләр куелган булу нәтиҗәсендә соңгы өч елда 336 кешенең, шул исәптән 131 баланың гомере саклап калынды.Быел Кушнаренко районында 1404 хәбәр иткеч куелды. Тагын 800 куясы бар.

01 хезмәте хәбәр итә

Иң яхшы бүләк

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты «Янгын турында хәбәр иткеч – Яңа елга иң яхшы бүләк» акциясе үткәрә.

Янгын турында хәбәр иткечләр куелган булу нәтиҗәсендә соңгы өч елда 336 кешенең, шул исәптән 131 баланың гомере саклап калынды.

Быел Кушнаренко районында 1404 хәбәр иткеч куелды. Тагын 800 куясы бар.

Агымдагы елны 20 сентябрендә Первушино авылында дњрт фатирлы бер катлы йортта янгын чыга. Биредә яшәњчеләр спиртлы эчемлекләр куллану белән шөгыльләнергә яраткан күршеләренең фатирыннан сигнал тавышын ишетеп уяналар. Тегенең ишеген ватып кереп, исереп йоклаган хуҗаны һәм аның шундый ук хәлдәге өч кунагын уятып, янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Шуның аркасында гына утта янып үлүчеләр булмый.

Апрельдә Түбән Акбаш авылында күпбалалы аз тәэмин ителгән гаилә яшәгән йортта таң алдыннан хәбәр иткеч сигналы эшли башлый. Бу очракта да кешеләр зыян күрми.

Башкортстанда җайланманы түләүсез урнаштыруга түбәндәге категория гражданнар хокуклы: аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләр; балалары булган һәм социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләр;бала туган һәр гаилә; 55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар.

Башка кешеләр аны үз исәбенә сатып алала. Бәясе кыйммәт түгел, нибары 250 сум. Аны якыннарыгызга алып бирсәгез, Яңа елга менә дигән бүләк булачак.

Янгын турында хәбәр иткеч алуга гаризаны Гадәттән тыш хәлләр буенча дәњләт комитетының gkchs.bashkortostan.ru рәсми сайтында калдырырга, шулай ук эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр 8(347) 218-16-30 телефоны аша янгыннарны искәртү хезмәте үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.

Үзегезне һәм якыннарыгызгы саклагыз!

Т.НӘГЫЙМОВ, БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының укыту-методика үзәге начальнигы.

Читайте нас: