Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 декабрь 2019, 13:15

Үлемнән коткарып калуы ихтимал

Халык игътибарына!Үлемнән коткарып калуы ихтималРеспубликада янгыннарда балалар һәлак булуга бәйле хәл катлаулы. Ел башыннан янгында үлгән 51 кешенең дүртесе – балалар. Аларның барысы да өлкәннәр каравыннан башка калдырылган булган.

Халык игътибарына!

Үлемнән коткарып калуы ихтимал

Республикада янгыннарда балалар һәлак булуга бәйле хәл катлаулы. Ел башыннан янгында үлгән 51 кешенең дүртесе – балалар. Аларның барысы да өлкәннәр каравыннан башка калдырылган булган.

Янгын турында хәбәр итү чаралары куелган йорт һәм фатирларда күпчелек очракларда янгынны төтен чыга башлау белән сүндерергә мөмкин. Бүген бу прибор кешеләрнең янгында һәлак булуын искәртү буенча нәтиҗәле чара.

Аның көчле тавыш сигналы тәмәке тартканда йоклап киткән кешене уятырга да, плитәдә сүндерергә онытылган ашы турында хуҗабикәнең исенә төшерергә дә сәләтле. Автономияле янгын турында хәбәр иткеч төтен һәм көчле пар чыкканда эшли башлый. Ә бу мәлне утны бер стакан су яки гөл чүлмәгендәге туфракны сибеп, тыгыз тукыма каплап та сүндереп була.

Төтен югарыга күтәрелә һәм түшәм янында җыела. Шунлыктан приборны түшәмгә беркетү дөресрәк. Аны һәркем үзе дә куя ала. Бер корылма бик каты йоклаган кешене дә уятырга сәләтле. Өч елга бер тапкыр батарейкаларын алыштыру таләп ителә. Датчик тупланган тузан нәтиҗәсендә эшли башламасын өчен аны тузан суырткыч белән өрдерергә кирәк.

Нәни балалары булган гаиләләр өчен махсус приборлар чыгарыла. Баланы куркытмас өчен аның тавышы акрынлап көчәя бара.

Янгын турында хәбәр иткечнең бәясе – 225 сум. Бу иң кечкенә янгын китергән зыяннан да чагыштыргысыз кимрәк. Йортыгызга датчик урнаштырып, сез мөлкәтегезне генә түгел, гомерегезне дә саклап калачаксыз.

Узган ел Башкортстанда янгын турында хәбәр иткечләр эшләү нәтиҗәсендә 36 кешенең, шул исәптән уналты баланың гомере саклап калынды.

Приборны Уфа шәһәре, Менделеев урамы, 225 адресы буенча «Башкортстан ирекле янгын сүндерү» җәмгыятендә («Акбузат» ипподромы каршында) алырга мөмкин.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән 01 яки 112 телефоннарына шылтыратыгыз.

Район гадђттђн тыш хђллђр комиссиясе.

Читайте нас: