Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 декабрь 2019, 11:48

Суүткүргеч яңартылачак

Җирле үзидарәСуүткәргеч яңартылачак Кешеләрне җирле үзидарә процессларына җәлеп итү, урыннарда күрсәтелүче социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, муниципаль корылышлардагы иң әһәмиятле проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү максатында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте җирле башлангычларны яклау программасын гамәлгә ашыра.

Җирле үзидарә

Суүткәргеч яңартылачак

Кешеләрне җирле үзидарә процессларына җәлеп итү, урыннарда күрсәтелүче социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, муниципаль корылышлардагы иң әһәмиятле проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү максатында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте җирле башлангычларны яклау программасын гамәлгә ашыра.

Иске Гомәр авыл биләмәсенең шул ук исемендәге авылында гражданнар җыелышы үтте. Көн тәртибенә әлеге программада катнашу мәсьәләсе чыгарылды.

Биләмә башлыгы Рәсил Сәлимуллин проектта катнашу өчен сайлап алу конкурсында төп шартларны үтәгән торак пунктлар җиңәчәген билгеләде. Иң мөһиме – халыкның аны әзерләү һәм гамәлгә ашыруда катнашуы, кешеләр, җирле бюджет һәм иганәчеләрнең өлешләтә финанславы. Акчалата өлеш кертү халыкның программаның үтәлүендә кызыксынганлыгын күрсәтә һәм нәтиҗәләр өчен җаваплылык йөкләтә.

Җыелышка кадәр авылның беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәләсен ачыклау буенча анкета үткәрелде.

Чыгыш ясаучылар Васимә Әминева һәм Айрат Локманов Иске Гомәр авылында суүткәргечне ремонтларга тәкъдим итте. Авылдашлары бертавыштан хупладылар һәм программада суүткәргечне ремонтлау проекты белән катнашу турында карар кабул иттеләр.

Аннан җирле бюджет, халык һәм иганәчеләрнең өлешләтә финанслауга күпме акча кертәчәген ачыкладылар. Сметага ярашлы, суүткәргечне ремонтлауга 1 миллион 21120 сум акча кирәк булачак.

Авылдагы һәр йорттан җидешәр йөз сум акча җыярга тәкъдим ителде. Барысы да биргәндә, 135 мең сум яки проект бәясенең унөч проценты күләмендә акча тупланачак.

«Флоэма-Агро» җәмгыяте – 50 мең, шәхси эшкуарлар Ландыш Вәлиуллина һәм Дамира Локманова бишәр мең сум ярдәм күрсәтергә булдылар.

Җыелышта башлап йөрүчеләр төркеме сайланды.

Читайте нас: