Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 декабрь 2019, 11:10

Район гәзитләре халыкка якынракмы?

Район гәзитләре халыкка якынракмы?Бүген Уфада башкорт һәм татар телләрендә чыгучы район гәзитләре мөхәррирләренең “Хәзерге милли матбугат чараларының тел һәм стиль ягыннан үзгәреш тенденцияләре” дип аталган гамәли семинары узды. Аны республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы оештырды.

Көнүзәк // Резида Валитова // 12.12.2019 16:55:00

Бүген Уфада башкорт һәм татар телләрендә чыгучы район гәзитләре мөхәррирләренең “Хәзерге милли матбугат чараларының тел һәм стиль ягыннан үзгәреш тенденцияләре” дип аталган гамәли семинары узды. Аны республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы оештырды.

Ул пленар утырыш белән башланды һәм секцияләрдә дәвам итте. Татар секциясе утырышында “Кызыл таң” нәшрияты директоры, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов, “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов, “Кызыл таң” гәзитенең бүлек мөдирләре Резида Вәлитова белән Азамат Абдрәфыйков чыгыш ясадылар.
Семинарда гәзитләрне укымлы итү юллары, аларның эчтәлеген камилләштерү, матбугат битләрендә көнүзәк мәгълүмат белән бергә мәңгелек кыйммәтләр – әдәбият, сәнгать темаларына кагылышлы язмаларны бирү мөһимлеге турында да сүз барды.

- Бу яктан бездә иркенлек, - ди Кушнаренко районының "Яңа көн" гәзите мөхәррире Фәнгыя Низаева. - Укучылар иҗатына да, билгеле авторлар әсәрләренә дә урын бүләбез. Гәзитне ничек тә укымлы итәргә кирәк бит. Соңгы елларда аңа язылучылар саны кимү беркемгә дә сер түгел. Шуңа күрә безгә һәр укучыбызның зәвыгын исәпкә алырга туры килә. Без үзебез белән бер урмада, бер авылда яшүчеләр турында язабыз, шуңа күрә үзебезне халыкка якын тоябыз.

Семинарда район гәзитләрендәге тәрҗемә мәсьәләләре турында җанлы фикер алышу булды.

Автор: Резида Валитова. https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Rayon-g-zitl-re-halikka-yakinrakmi-37507/

Читайте нас: