Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 декабрь 2019, 11:00

Мәдәният игътибарсыз калмый

Җирле үзидарәМәдәният игътибарсыз калмыйРәсмәкәй авылы мәдәният йортында гражданнарның җирле башлангычларны яклау республика программасында катнашуга багышланган җыелышы үтте.

Җирле үзидарә

Мәдәният игътибарсыз калмый

Рәсмәкәй авылы мәдәният йортында гражданнарның җирле башлангычларны яклау республика программасында катнашуга багышланган җыелышы үтте.

–Конкурста төп шартларны иң яхшы үтәгән авыллар җиңә. Алар – кешеләрнең проектны әзерләү һәм гамәлгә ашыруда катнашуы, халык, җирле бюджет һәм иганәчеләрдән өлешләтә финанслауга акча җәлеп итү. Өлешләтә финанслауда катнашу кешеләрнең проектта канашуда кызыксынуын күрсәтә, аның нәтиҗәләре өчен җаваплы итә, – дип сөйләде Рәсмәкәй авыл биләмәсе башлыгы Эльвира Кәбирова.

Элегрәк үткән җыелышлар, авыл халкы арасында үткәргән сораштырулар нәтиҗәләре буенча гражданнарны борчыган берничә мәсьәлә билгеләнде.

Җыелыш Рәсмәкәй авыл мәдәният йортының тамаша залын капиталь ремонтлауны беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәлә дип тапты һәм шушы проект белән республика программасында катнашырга карар итте.

Җыелышта хөрмәтле, намуслы, эш рәтен белгән биш кешедән башлап йөрүчеләр төркеме сайланды. Ул оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, халык арасында аңлату эше алып барачак.

Шушы ук кичне һәвәскәр артистлар авылдашлары алдында спектакль белән чыгыш ясады. Рәсмәкәйлеләр бик канәгать булып таралышты.

Безнең хәбәрче.

Читайте нас: