Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 декабрь 2019, 12:58

Яңа ел кичен көтәбез

Яңа ел кичен көтәбезХөрмәтле укучыларыбыз! Һәр кеше тормышында иң көтеп алынган һәм иң яраткан могҗизалы бәйрәм – Яңа ел якынлаша. Без аны һәрвакыт шатлык һәм дулкынлану белән каршы алабыз, яхшы үзгәрешләргә өметләнәбез. Балалар аны аеруча түземсезләнеп көтә. Алар өчен Яңа ел – тылсым белән очрашу, бүләкләр чоры.

Яңа ел кичен көтәбез

Хөрмәтле укучыларыбыз! Һәр кеше тормышында иң көтеп алынган һәм иң яраткан могҗизалы бәйрәм – Яңа ел якынлаша. Без аны һәрвакыт шатлык һәм дулкынлану белән каршы алабыз, яхшы үзгәрешләргә өметләнәбез. Балалар аны аеруча түземсезләнеп көтә. Алар өчен Яңа ел – тылсым белән очрашу, бүләкләр чоры.

Декабрь башыннан ук алда торган бәйрәм уңаеннан күңелдән хисләр тулып таша: барысын да әзерләп өлгерергә, башланган эшләрне тәмамларга, Яңа елның беренче көненән үк «чиста кәгазьдән» башлау өчен үткәннәргә йомгак ясарга кирәк.

Мөхтәрәм райондашлар! Сезнең гаиләдә Яңа елны каршылау буенча нинди йолалар яшәп килә? Бер-берегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга, дусларыгызга бүләк бирәсезме?

«Кызыл таң» гәзитенең яңалыклар бњлеге мөдире Резида Вәлитова менә ниләр яза: «Сабый чагыбызда Кыш бабайның барлыгына ышануыбызны һәм аның чынлыгын раслаучы төрле дәлилләр уйлап табуыбызны хәтерлисезме? Чыршы астында Кыш бабай калдырган бүләкне табу өчен тизрәк Яңа ел төне җиткәнен ничек көтә идек! Әти-әниләребез балалары азга гына булса да тылсымлы һәм әкияти вакытка чумсыннар өчен барысын да эшләргә тырышты. Шул рәвешле безне никадәр яратуларын күрсәткәннәрдер, мөгаен. Бәйрәм өстәле артында җыелып, бер-беребезгә матур теләкләр тели-тели, күңел ачып утыруыбыз бәхетнең үзе булып тоела иде. Үсә төшкәч, Кыш бабайның уйлап чыгарылган гына зат булуын, Карсылуның яз җиткәч эреп бетмәвен, ә киемен генә салып куюын белдек.

Хәзер мин үзем әни. Өлкән улым белән һәр елны төпчек кызымның балачагы, Яңа ел могҗизасына һәм Кыш бабайга ышануы мөмкин кадәр озагракка сузылсын өчен, аңа әкият дөньясы тудырырга тырышабыз. Шаһзадәбезне ничек гаҗәпләндерәчәгебезне уйлап куйдык инде, бүләкләр алдык, сюрпризлар әзерләдек. Бәйрәмнән соң, елдагыча, туристик сәяхәткә чыгачакбыз».

Кадерле укучыларыбыз! Ә сез Яңа елны ничек каршыларга, бәйрәм каникулын ничек үткәрергә ниятлисез? 8-919-615-74-19 саны буенча хәбәрләрне ватсапта көтәбез.

Читайте нас: