Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2019, 06:55

Уртак фикергә килделәр

Җирле үзидарәУртак фикергә килделәрБашкортстан Республикасында җирле башлангычларны яклау программасы гражданнар җыелышларда үзаллы билгеләгән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелә. Алар су белән тәэмин итү, урам юллары, кечкенә күперләр, балалар мәйданчыклары, төзекләндерү һәм җирле мәсьәләләргә кагылышлы башкалар булырга мөмкин. Республика билгеләнгән мәсьәләне хәл итү өчен муниципалитетка акчалата ярдәм күрсәтә.

Җирле үзидарә

Уртак фикергә килделәр

Башкортстан Республикасында җирле башлангычларны яклау программасы гражданнар җыелышларда үзаллы билгеләгән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелә. Алар су белән тәэмин итү, урам юллары, кечкенә күперләр, балалар мәйданчыклары, төзекләндерү һәм җирле мәсьәләләргә кагылышлы башкалар булырга мөмкин. Республика билгеләнгән мәсьәләне хәл итү өчен муниципалитетка акчалата ярдәм күрсәтә.

Проектта катнашу өчен конкурс сайлап алуы үтәргә кирәк. Җиңү өчен иң күп балл җыю таләп ителә. Төп шартларның берсе өлешләтә финанслауда катнашу. Ул өч чыганактан: халык, юридик затлар (иганәчеләр) һәм җирле бюджеттан тәэмин ителергә тиеш.

Өлешләтә финанслауда катнашу халыкның проектны гамәлгә ашыруда кызыксынганлыгын күрсәтә, нәтиҗәләр өчен җаваплылык йөкләтә. Программада катнашу һәркемгә авылны төзекләндерүгә үз өлешен кертергә мөмкинлек бирә.

Программага нинди проект белән керүне авыл биләмәләрендә яшәүчеләр үзләре сайлый. Аны ерып чыгу кулдан килерлекме, ел азагына кадәр гамәлгә ашырып булырлыкмы икәнлекне нәкъ алар хәл итә. Программа алдагы елларда да эшләячәк.

Проектны гамәлгә ашыру өчен башлап йөрүчеләр төркемен сайларга кирәк. Ул – республика бюджетыннан субсидия алу өчен конкурска документлар әзерләүдән башлап, төзелеш эшләре тәмамлануга кадәр проектның барлык стадияләрендә авыл биләмәсе хакимиятенә ярдәм итүче фикердәшләр командасы.

Башлап йөрүчеләр төркеме халыкның төрле катламы, хакимият хезмәткәрләре, төзүчеләр белән актив аралаша. Аның үз бурычларын, вазыйфаларын һәм мөмкинлекләрен төгәл белүе, проектның асылын яхшы аңлавы һәм бу турыда кешеләргә җиткерүе мөһим.

Ноябрьдә Яңа Кормаш авылында да җирле башлангычларны яклау программасында катнашу буенча гражданнар җыелышы үтте. Анда илле сигез кеше катнашты. Җыелучылар алдында Иске Кормаш авыл биләмәсе башлыгы Фларит Гыйрфанов чыгыш ясады.

Авыл халкы фельдшерлык пункты һәм почта бүлекчәсе урнашкан бинаның түбәсен капиталь ремонтлау проекты белән программага керергә дигән карарга килделәр.

Җыелышта шулай ук проектны авыл биләмәсе бюджеты, халык һәм иганәчеләр тарафыннан өлешләтә финанслау мәсьәләсе дә каралды. Яңа Кормаш авылында теркәлгән һәр кешедән өч йөз сум акча җыярга булдылар.

Яңакормашлылар бертавыштан составына Роза Гомәрова (рәис), Лира Кәримова, Әлфрет Сәгыйтов, Редик Шәяхмәтов (әгъзалар) кергән башлап йөрүчеләр төркемен сайлады.

Читайте нас: