Яңа көн
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2019, 13:00

Изгелек җирдә ятмый

Хәйрия Изгелек җирдә ятмыйИске Кормаш авылында яшәүче Рамил Дәүләтшин гадәти кеше түгел. Балачактангы авыруы аны беренче төркем инвалид итә. Шуңа карамастан ул язмышына рәнҗеми, үз-үзенә йомылмый, көр күңелле, тормышны сөюче булып кала.

Хәйрия

Изгелек җирдә ятмый

Иске Кормаш авылында яшәүче Рамил Дәүләтшин гадәти кеше түгел. Балачактангы авыруы аны беренче төркем инвалид итә. Шуңа карамастан ул язмышына рәнҗеми, үз-үзенә йомылмый, көр күңелле, тормышны сөюче булып кала.

Рамил Кушнаренко авылының Елга аръягы урамында туып үсә. Җиде яшендә 1нче урта мәктәп бусагасын атлап керә. Сигезенче сыйныфта укыганда авыруы көчәеп китә, егет култык таяклары ярдәмендә йөри башлый. Урта белем турында аттестат алганнан соң Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумының бухгалтерлык бүлекчәсенә укырга керә.

Башта «Сельхозтехника» район берләшмәсендә хезмәт сала. Аннан радио-телевидение аппаратурасын ремонтлау буенча мастер һөнәрен үзләштерә. Заказларны өендә кабул итә һәм үти.

Явыз чир үзенекен итә – яңа гасырга аяк басканда Рамил инвалид коляскасына утыра. Ләкин аның рухы сынмый, киләчәккә өмете сүрелми. 2004 елда Рамил Татьяна белән гаилә кора. Уллары туа. Аңа Роберт дип исем кушалар. Хәзер малай өченче сыйныфта укый.

Торак шартларын яхшыртуга сертификат бирелгәч, гаилә Иске Кормаш авылында йорт сатып ала. Аны ремонтларга шактый көч һәм акча таләп ителә. Шул чакта техникумдагы курсташы Зәки Солтанәхмәтов читтә калмый. Аның ярдәме нәтиҗәсендә йортның түбәсен, идәннәрен яңарталар, тәрәзәләр куялар, электр үткәргечне алыштыралар җылылык, су кертәләр, канализация ясыйлар.

Авыл биләмәсе башлыгы Фларит Гыйрфанов үз акчасына йортка керү өчен агачтан пандус ясый.

Дәүләтшиннар йортында җылы, якты, уңайлы – хуҗалар сөенеп бетә алмый. Октябрьдә «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыятенең генераль директоры Альберт Әхмәтшин һәм аның урынбасары Альберт Локманов күтәрткеч алуга акча бирделәр.

– Бу безнең өчен бик кирәкле әйбер. Иганәчеләргә изгелекләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Әйләнә-тирәбездә яхшы кешеләр күп, ярдәм итәләр. Зәки Солтанәхмәтов, инвалидларның район җәмгыяте рәисе Риф Хаҗипов даими килеп хәлебезне белеп торалар. Ходайдан Рамилгә озын гомер, гаиләбезгә иминлек телим, – ди Татьяна.

Читайте нас: