Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 декабрь 2019, 17:45

Билгесез солдат көненә багышлап

Истәлекле датаБилгесез солдат көненә багышлапБилгесез солдат көне – илебез тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул Россиядә беренче тапкыр 2014 елның 3 декабрендә билгеләнде. Ватанны саклап һәлак булган билгесез каһарманнарның илебездә һәм аннан читтә әлегә кадәр җирләнмәгән җәсәдләре күп.

Истәлекле дата

Билгесез солдат көненә багышлап

Билгесез солдат көне – илебез тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул Россиядә беренче тапкыр 2014 елның 3 декабрендә билгеләнде. Ватанны саклап һәлак булган билгесез каһарманнарның илебездә һәм аннан читтә әлегә кадәр җирләнмәгән җәсәдләре күп.

Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя.

Балалар китапханәсенең уку залында Билгесез солдат көненә багышланган Хәтер сәгате үткәрелде. Баш китапханәче Рима Булатова «Азатлык» клубы волонтерларына бу датаның тарихы турында сөйләде. Эдуард Асадовның шигырьләре, Марк Бернес һәм Николай Носковның җыр язмалары яңгырады.

Баш китапханәче Лилия Кадыйрова чарага «Мәңгелек хәтер уты» исемле күләмле композиция әзерләде.

Рима БУЛАТОВА.

Читайте нас: