Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 декабрь 2019, 11:15

«Аек авыл» – ил киләчәге

Конкурслар«Аек авыл» – ил киләчәгеЯңа Кормаш авылы халкы «Аек авыл» республика конкурсында катнашырга булды. Күңелдәген уртага салып сөйләшү өчен мәдәният йортына күп кеше җыелды. Башлангычны хупларга район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанс буенча урынбасары Азат Исмәгыйлев, район советы секретаре Айвар Тангатаров, белгечләр килде.

Конкурслар

«Аек авыл» – ил киләчәге

Яңа Кормаш авылы халкы «Аек авыл» республика конкурсында катнашырга булды. Күңелдәген уртага салып сөйләшү өчен мәдәният йортына күп кеше җыелды. Башлангычны хупларга район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанс буенча урынбасары Азат Исмәгыйлев, район советы секретаре Айвар Тангатаров, белгечләр килде.

Иске Кормаш авыл биләмәсе башлыгы Фларит Гыйрфановның тәбрикләү сүзеннән соң Айвар Тангатаров, авыл советы депутаты Әлфрит Сәгыйтов, фельдшер Флидә Газизова чыгыш ясады. Алар алкогольнең сәламәтлеккә, гаилә һәм тоташ җәмгыять тынычлыгына да зарары турында сөйләде.

Яңакормашлылар конкурста катнашу башлангычын бердәм хупладылар. Аларның күпчелеге аек тормыш яклы.

– Начар гадәтләр безгә яшәргә комачауламасын, эчкечелекнең балаларга, яшьләргә тискәре йогынтысын беләбез бит, – дип билгеләде авыл биләмәсенең әйдәүче белгече Лира Кәримова.

Чараның йомгаклау өлешендә мәдәният хезмәткәрләре эчтәлекле концерт белән чыгыш ясады. Сәхнәдән сәламәт тормыш рәвеше, эчкечелекнең зарары турында шигырьләр, мәкаль һәм әйтемнәр яңгырады.

Конкурста катнашучылар яшьләргә күбрәк игътибар бирергә, аларны спортка, мәдәни чараларга активрак җәлеп итәргә дигән фикергә килде.

Яңакормашлылар бердәм гаилә булып яши. Алар бергәләп өмәләр, күмәк чаралар үткәрәләр, авылның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләрен бергәләп хәл итәләр.

Читайте нас: