Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 декабрь 2019, 18:00

Көчле рухлылар

Социаль яклау Көчле рухлыларРайон китапханәсенең уку залында Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр көненә багышланган чара үтте. Шушы ук көнне инвалидларның район җәмгыяте үз оешмасының егерме еллык юбилеен билгеләде.

Социаль яклау

Көчле рухлылар

Муниципаль район советы секретаре Айвар Тангатаров җыелучыларны район хакимияте исеменнән икеләтә бәйрәмнәре белән ихлас котлады, күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, уңышлар теләде.

Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан оешмасы рәисе урынбасары Илдар Габдуллин чыгышында кушнаренколыларга яңа идеяләр һәм җиңүләр теләде, оешманың актив әгъзаларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Язмыш сынавына бирешмәгән көчле рухлы кешеләргә инвалидларның район оешмасы җитәкчесе Риф Хаҗипов, ветераннар советы рәисе Венер Галимов, «Гаилә» районара үзәгенең Кушнаренко бүлекчәсе мөдире Альбина Сабирова күп җылы сүзләр әйтте.

Залдагылар бердәм, актив һәм талантлы Мөхәммәтшиннар гаиләсе чыгышын канәгатьләнеп тыңлады.

Чарага җыелган үзенчәлекле кешеләр арасында талант ияләре дә бар. Район мәдәният йорты артистлары белән бергә Рөстәм Якупов, Рәсимә Мөхәммәтшина тамашачыларга җыр бүләк итте.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мондый аралашулар бик мөһим. Алар тупланырга, бер-береңә ярдәмләшергә булышлык итә. Сезгә мөмкин кадәр күбрәк игелекле көннәр телибез.

Автор фотосы.

Читайте нас: