Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 декабрь 2019, 13:50

Төп мәсьәлә билгеләнде

Җирле үзидарүТөп мәсьәлә билгеләндеБакай авыл биләмәсенең Мәүлет авылында җирле башлангычларны яклау республика программасында катнашу өчен проект сайлап алу буенча гражданнарның йомгаклау җыелышы үтте.

Җирле үзидарү

Төп мәсьәлә билгеләнде

Бакай авыл биләмәсенең Мәүлет авылында җирле башлангычларны яклау республика программасында катнашу өчен проект сайлап алу буенча гражданнарның йомгаклау җыелышы үтте.

Авыл биләмәсе башлыгы Шамил Әсмәндияров җыелучыларга программада катнашуның төп шартлары, республика, авыл биләмәсе, иганәчеләр һәм кешеләрнең үзләреннән кертелергә тиешле акча күләме, субсидия алу өчен проектка нинди объектларны тәкъдим итеп булуы турында сөйләде. Иң мөһиме – халык проектны әзерләү һәм гамәлгә ашыруда катнашырга, үзеннән күпмедер акча кертергә тиеш.

Мәүлет авылы кешеләре юлны ремонтлау, су белән тәэмин итү, зиратны төзекләндерү мәсьәләләрен күтәрде. Шулар арасыннан беренче чиратта зиратны ремонтларга һәм төзекләндерергә кирәк дип табылды.

Җыелышта проектны гамәлгә ашыру өчен акчалата өлеш кертү мәсьәләсе дә хәл ителде. Моның өчен җыенысы 673030 сум кирәк булачак. Шуның унбиш процентын халык биререгә тиеш. Бу һәр йорттан 1220 сум дигән сүз.

Республика бюджетыннан 464 мең, авыл бюджетыннан 69677 сум бүленәчәк. Иганәчеләр шулай ук 69677 сум керетергә тиеш. Җыелышта башлап йөрүчеләр төркеме сайланды. Аның составына халык арасында абруйлы, гадел, аралашучан кешеләр тәкъдим ителде.

Читайте нас: