Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 ноябрь 2019, 14:15

«Җиңел стартлар»

Студентлар тормышы«Җиңел стартлар»

Студентлар тормышы

«Җиңел стартлар»

«Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, «Хәвефсезлек мәктәбе» хәрәкәтенең республика оешмасы һәм Башкортстан архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжы башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Җиңел стартлар» проекты кысаларында Кушнаренко авыл хуңалыгы колледжында яшьләр арасында наркоманлыкны искәртү, сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруга багышланган чара үткәрелде.

Проект төрле хокук бозулар өчен исәптә торган балигъ булмаганнар арасында эшче һәнәрләрне популярлаштыруны максат итеп куя. Шулай да төп чаралар 9-11 сыйныф укучыларына һөнәр юнәлеше бирүне күз уңында тота.

Чараның спикерлары – Башкортстан архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжы студенты Екатерина Веникова, авыл хуҗалыгы колледжы студентлары Алина Искәндәрова һәм Тимур Тулев гимназия һәм 1нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәр юнәлеше буенча «Җиңел стартлар» уенын үткәрде.

Проект үсмерләргә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәр һәм белгечлекләр белән танышырга, булачак һөнәрләрне сайлауга җаваплылык белән карарга мљмкинлек бирә. Уен вакытында егетләр һәм кызлар һөнәрләр турында күп мәгълүматка ия булдылар, төрле кораллар белән эшләү күнекмәләре алдылар.

Судьялар уенга йомгак ясаган арада Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжының укыту эше буенча директор урынбасары Дилә Сәлахова уку йорты белән таныштырды, мәктәп тәмамлаучыларны колледжда укып, эшче һөнәрләр алырга чакырды.

«Җиңел стартлар»ны оештыручыларга – яңа белемнәр бирүләре, ә авыл хуҗалыгы колледжына чараны оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Юлия РЫЗБАЕВА, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте буенча баш белгече.

Читайте нас: