Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 ноябрь 2019, 13:15

Түгәрәк өстәл үтте

Торак-коммуналь хуҗалыкТүгәрәк өстәл үтте Район үзәгендә күпфатирлы алтмыш бер йорт бар, шуларның илле бишенең идарәче компаниясе – торак-коммуналь хуҗалык. Ул ресурслар белән тәэмин итњче оешма да.

Торак-коммуналь хуҗалык

Түгәрәк өстәл үтте

Район үзәгендә күпфатирлы алтмыш бер йорт бар, шуларның илле бишенең идарәче компаниясе – торак-коммуналь хуҗалык. Ул ресурслар белән тәэмин итњче оешма да.

Шушы көннәрдә йорт комитетлары рәисләре, торак ияләре катнашлыгында түгәрәк өстәл үтте. Очрашуга БР торак һәм төзелеш күзәтчелеге дәүләт комитеты рәисе урынбасары Динар Дияров, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге җитәкчесе Анатолий Дубовский килде.

Муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Таһир Иргалиев җыелучыларны подъездлар һәм ихаталарны ремонтлау буенча программа белән таныштырды.

Сөйләшү барышында каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару операторлары белән ничек аралашу, алардан сыйфатлы эш таләп итү турында да сүз барды. Коммуналь хезмәтләргә түләү мәсьәләсе дә күтәрелде.

БР торак һәм төзелеш күзәтчелеге дәүләт комитетына быел республикада яшәүчеләрдән 2100дән артык мөрәҗәгать кергән. Безнең районнан егерме алты кеше дәгъва белдергән.

Комитет вәкиле Д.Дияров торак ияләрен проблемаларны идарәче компания белән берлектә хәл итәргә тырышырга чакырды. Үзара хезмәттәшлек бер-береңә ихтирам нигезендә корылырга тиеш.

Кунаклар һәм район хакимияте башлыгы урынбасары җыелышта катнашучыларның күп сорауларына җавап бирде.

Читайте нас: