Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 ноябрь 2019, 13:00

Районның төп чыршысы урнаштырылды

Күңелле хәбәрРайонның төп чыршысы урнаштырылдыБыел районның төп чыршысы Валентин Паширов исемендәге ял паркында урнаштырылды. Мәһабәт, куе ылыслы һәм купшы чыршыны Кушнаренко авылы урамнарыннан юлны иңләп, сындырмый, имгәтми алып килделәр.

Күңелле хәбәр

Районның төп чыршысы урнаштырылды

Быел районның төп чыршысы Валентин Паширов исемендәге ял паркында урнаштырылды. Мәһабәт, куе ылыслы һәм купшы чыршыны Кушнаренко авылы урамнарыннан юлны иңләп, сындырмый, имгәтми алып килделәр.

Паркта йөрүчеләр аның янәшәсендә торып, ә якын-тирәдә яшәүчеләр тәрәзәләреннән карап, ай ярым чамасы хозурлана ала.

Көтеп алган Яңа ел бәйрәменең төп гүзәлен сайлап алу җиңелләрдән түгел. Ә быел купшыкай бүлк итеп бирелде.

Район үзәгендә яшәүче хаклы ялдагы Әнисә апа Әминева урындагы властька аның участогында үскән чыршыны алырга тәкъдим итте.

–Үземә генә димәгән, балалар, бар кушнаренколылар, район кунаклары да аңа карап соклансын, – ди изге күңелле ханым.

–Чыршы бик матур, кәүсәсе төз, ботаклары куе һәм кабарынкы. Әнисә апага мондый юмарт бүләге өчен зур рәхмәт, – дип белдерде Кушнаренко авыл биләмәсе башлыгы Ремик Галиев.

Чыршыны «Башкирэнерго» хезмәткәрләре китерде. Коммуналь хуҗалык эшчеләре аны утыртып та куйды. Шушы көннәрдә купшыкайны бизәү, боз шәһәрчеген төзү башланачак.

Читайте нас: