Яхшылардан яхшы
Минем нәнәем, Флүзә Мансаф кызы Сөләйманова 1958 елда ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Ул һәм аның җиде бертуганы барысы да Түбән Сәет авылында башлангыч белем алган. Бакайда унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, әнисенә калган балаларын карашырга ярдәм итү нияте белән, республикабыз башкаласына килеп, Уфа фанера комбинатына эшкә урнаша.
Шәһәрдә өч ел хезмәт салганнан соң картәтиемә кияүгә чыга. Алар бергәләп Кушнаренкога кайтып төпләнергә дигән карарга киләләр. Биредә нәнәем «Акчарлак» кафесында ашнакчы булып эшли башлый. Тиздән аның ике кызы – Гөлназ апам һәм минем әнием туа.
Бүген ул хаклы ялда инде. Изге күңелле, мөлаем йөзле, акыллы һәм хәстәрлекле кешеләрнең берсе. Аны бик нык яратам. Безне еш кына тәмле пироглар һәм телеңне йотарлык чәк-чәге белән сыйлый. Ә токмачлы ашын авыз итсәгез!
Бүген аның өч оныгы һәм бер оныкачы бар. Әниләр көне уңаеннан әниемнең әнисен, кадерле нәнәемне котлыйм һәм тату гаиләбезнең күрке булып, исәнлектә-иминлектә тагын да озак еллар яшәвен телим.
Барча әниләрне дә бәйрәм белән!
Аслан ГАББ€СОВ, «Азатлык» волонтерлар клубы әгъзасы.