Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 ноябрь 2019, 17:00

Әниләр хөрмәтенә

БәйрәмнәрӘниләр хөрмәтенәНоябрьнең соћгы якшәмбесендә илебездә соклангыч бәйрәм – Аналар көне билгеләнде. Аңа берәү дә хуш күңелле калалмый, чөнки ничә яшьтә булуыбызга карамастан, һәркайсыбызга әни, аның сөю-назы, киңәшләре кирәк.

Бәйрәмнәр

Әниләр хөрмәтенә

Ноябрьнең соћгы якшәмбесендә илебездә соклангыч бәйрәм – Аналар көне билгеләнде. Аңа берәү дә хуш күңелле калалмый, чөнки ничә яшьтә булуыбызга карамастан, һәркайсыбызга әни, аның сөю-назы, киңәшләре кирәк.

Безнең музыка мәктәбендә дә шушы бәйрәмгә багышланган кичә булды. Укучылар әниләрен һәм картәниләренә бүләк итеп концерт әзерләде. Фойеда декоратив-гамәли иҗат бүлекчәсе укучылары рәсемнәреннән «Синең өчен, кадерле әнием!» дигән күргәзмә оештырылды.

Һәр әни үз баласының акыллы, уңышлы һәм бәхетле булуын тели. «Пиццикато» скрипкачылар ансамбле башкаруында «Хыялларда очу» әсәрен тыңлаганда алар үзләрен күктәге кошлардай хис итте. Артур Саппаров, Василина Дружинина, Сабина Корбанова, Мария Ханыпованың чыгышлары чын музыкаль бүләк булды. Илшат Зәйнетдинов, Ксения Корнилова һәм Марсель Казыйхановның чыгышлары концертның бизәгенә әверелде.

Кунаклар яшь башкаручылар Ринат Галлямов, Айвар Гыйлаҗев, Әлгиз Гыйлаҗев һәм Диана Галиеваны алкышларга күмде.

Динара Тупиева «Поговори со мною, мама» җырын дулкынландыргыч итеп башкарды. Өлкән сыйныфларның мандолиначылар ансамбле чыгышын залдагылар шулай ук җылы кабул итте. «Коробейники» җыры тамашачыларга бәйрәм кәефе өстәде. Аны Гүзәлия Исламова һәм Валентина Князева башкарды.

Концертта әниләр һәм нәнәйләрнең катнашуы көтелмәгән бүләк булды. Раилә Нургалиева, Әлфия Зарипова һәм Тимур Зарипов кичәне оста алып барды.

Әти-әниләр балаларның чыгышларын сокланып һәм алар өчен чын күңелдән сөенеп карады. Кичә күңелләрдә изгелек, яхшылык тойгылары калдырды.

–Безнең мәктәптә күп кенә матур йолалар яшәп килә. Бүгенге чара – шуларның берсе. Анага сөю могҗизалар тудыра, кешенең талантын һәм сәләтен ача. Әниләрегезне яратыгыз, иҗатыгыз белән сөендерегез! – диде уку йорты директоры Венера Низамова.

Елена ЛАТЫЙПОВА, укытучы.

Читайте нас: