Эшкуарлык сәгате
Кирәкле проектлар
Муниципаль район хакимияте башлыгы үткәргән чираттагы эшкуарлык сәгатендә ике инвестиция проекты каралды.
Беренчесе – район үзәгендә пиццерия ачу. Бу проектны тәкъдим итүченең тиешле белеме, камыр ашамлыклары җитештерү һәм сату тәҗрибәсе бар. Булачак пиццериянең дизайн-проекты әзер. Кирәкле җиһазлар да кайтарылган. Сәүдә ноктасы өчен урын алу мәсьәләсе хәл итүне көтә.
Икенче проект районда төзелеш материаллары җитештерү өчен кызыл балчык, ком һәм ком-таш чыгару базасын булдыруны күз уңында тота. Бу тәкъдим белән чыккан «Белкамень» җәмгыяте бүленгән җир участокларында геологик эзләнү эшләре үткәрү, яткылыкларның картасын төзергә тели. Төп максат – өстәмә яткылыклар табу.
Фото А.Десяткина