Социаль яклау
Могҗиза булуына ышанам
Көзнең соңгы ае районыбызның дњрт гаиләсенә көтелмәгән бүләк ясады – фатир алуга хокукы булган яки ятим калган бала буларак, алар Николаева, 3 «б» адресы буенча йортта фатирга ия булды. Район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин бәхетле якташларыбызга тантаналы рәвештә торак ачкычларын тапшырды.
Диана Шәрипова яңа фатирынннан канәгать калды. Биредә су кергән, чиста, җылы, уңайлы, яхшы ремонт ясалган, яңа плитә тора, ванна... Мондый торакны кыз күптәннән көтә, хәтта фатирлы булачагына өмете дә югала башлаган икән.
– Телефоннан миңа фатир бирәчәкләре турында ишеткәч, үз колагыма үзем ышанмадым. Шуннан бирле могҗизалар булуына ышанам. Дөнья йөзендә миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр сыман. Тораклы булу – һәркемнең хыялы. Хәзер кызым белән кайтыр җиребез бар, – ди ул.
Яңа фатир алучылар яшәячәк йортны район башлыгы да карады. Аларның торак белән канәгатьме, өметләре акланганмы-юкмы икәне турында кызыксынды.
Эльза Моратшина шулай ук фатирлы булды. Ул да 34 квадрат метрга хуҗа булуына ахыргача ышанып бетә алмый тора.
– Монда диван, телевизор куячакбыз... Урын һәммәбезгә дә җитә. Тиздән гаиләбез тагы да тулылануын көтәбез, бәбәебез больницадан үз йортына кайтачак. Барыбыз исеменнән дә дәүләт ярдәме өчен рәхмәт белдерәм, – диде Эльза.
Яңа фатирга күченү мәшәкате районыбызның тагы ике вәкилен – Артур Дәүләтгәрәев һәм Денис Старцевны да көтә.
– Фатирлар яңа, бар уңайлыклары бар. Хуҗалар озак һәм бәхетле яшәсеннәр. Ятимнәрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе тулысынча хәл итеп бетелмәгән. Эшне дәвам итәбез, – диде Руслан Ринат улы чарадан соң.