Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2019, 17:00

Юлда кагыйдәсез ярамый!

Мәктәпкәчә тәрбияЮлда кагыйдәсез ярамый!«Чишмәкәй» балалар бакчасының әзерлек төркемендә «Юлда кагыйдәсез ярамый!» дигән чара үтте. Ул балаларда юл кагыйдәләреннән файдалану күнекмәләрен ныгыту, төрле хәлләрдә үзләрен дөрес тотарга өйрәтүне максат итеп куйды.

Мәктәпкәчә тәрбия

Юлда кагыйдәсез ярамый!

«Чишмәкәй» балалар бакчасының әзерлек төркемендә «Юлда кагыйдәсез ярамый!» дигән чара үтте. Ул балаларда юл кагыйдәләреннән файдалану күнекмәләрен ныгыту, төрле хәлләрдә үзләрен дөрес тотарга өйрәтүне максат итеп куйды.

Малайлар һәм кызлар әти-әниләре белән бергәләп уен рәвешендә юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, җәяүле, пассажир, шофер сыйфатында чыгыш ясадылар. Тәрбиячеләр һәм ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Илдус Әхмәтов сөйләгәннәрне игътибарлы тыңладылар, үзләре өчен файдалы күп мәгълүмат үзләштерделәр. Тәрбияләнүчеләр әниләре белән аппликациядән светофор ясадылар. Катнашучыларның барысы да Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Әти-әниләр белән бергәләп үткәрелгән мондый чаралар бик кирәк дип исәплибез. юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныклы үзләштергән балалар урамда үзләрен дөрес тотар дип ышанабыз.

Раушания АКЧУРИНА, әзерлек төркеме тәрбиячесе.

Читайте нас: