Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2019, 14:00

Медальгә лаек булды

Герой балаларМедальгә лаек булдыКушнаренко авылында яшәүче Айнур Якубов «Гадәттән тыш хәлләрдә кеше гомерен коткарганда күрсәткән шәхси батырлыгы өчен» медале һәм диплом белән бүләкләнде.

Герой балалар

Медальгә лаек булды

Кушнаренко авылында яшәүче Айнур Якубов «Гадәттән тыш хәлләрдә кеше гомерен коткарганда күрсәткән шәхси батырлыгы өчен» медале һәм диплом белән бүләкләнде.

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайда гадәттән тыш хәлләрдә шәхси батырлык күрсәткән балалар һәм үсмерләрне бүләкләү тантанасы булды. «Герой балалар» Бөтенроссия гражданлык-патриотик проекты кысаларында үткән чарада Корылтай Рәисе Костантин Толкачев катнашты.

Тантанага гимназиянең җиденче сыйныф укучысы Айнур Якубов чакырылды. Агымдагы елның апрелендә ул Тарабердино авылында сулы чокырга төшкән баланы коткаруда катнаша. Суга батучының абыйсы белән икәүләп баланы тартып чыгаралар һәм ярдәм чакыралар.

Айнур Константин Толкачев кулыннан алган медаль, диплом һәм истәлекле бүләкне горурлык белән сыйныфташларына күрсәтте.

Читайте нас: