Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2019, 16:05

Балаларга ял паркы булачак

Балаларга ял паркы булачакКөзнең соңгы ае – ноябрь авыл биләмәләрендә вакыйгаларга бай булды. Җирле башлангычларны яклау республика программасында катнашу мәсьәләсен тикшерњгә багышланган гражданнар җыеннары – шуларның иң мөһимнәре.

Җирле үзидарә

Балаларга ял паркы булачак

Көзнең соңгы ае – ноябрь авыл биләмәләрендә вакыйгаларга бай булды. Җирле башлангычларны яклау республика программасында катнашу мәсьәләсен тикшерњгә багышланган гражданнар җыеннары – шуларның иң мөһимнәре.

Беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне төрле авылда төрлечә билгеләделәр. Берсендә – мобиль янгын сүндерү комплексы сатып алырга, икенчесендә – Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары хөрмәтенә куелган обелискны төзекләндерергә, өченчесендә суүткәргечне ремонтларга кирәк дип таптылар.

Кушнаренко авыл биләмәсенең Подстанция төбәгендә үткән гражданнар җыенында балалар ялы өчен парк булдырырга кирәк дигән фикергә килделәр. Биредә күпчелеге яшьләр яши, балалар елдан-ел ишәеп тора. Шунлыктан бу мәсьәләнең күтәрелүе гаҗәп тә түгел.

Гоголь урамы башында бик матур чара үтте. Нәкъ шунда парк өчен бер гектар диярлек җир бүленгән. Билгеләнгән сәгатькә күп гаиләләр җыелды. Балалар, рәсем бәйгесендә катнашып, үз эшләрен куя алсын өчен махсус стенд урнаштырылды. Бәләкәчләр биремне үтәүгә бик җитди тотындылар һәм хыялдагы паркның нинди итеп күрергә теләүләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар.

«Алтын капка» дигән күңелле әйлән-бәйлән чарада катнашучыларны дәртләндереп, җылытып җибәрде. Уллары һәм кызлары белән бергә әтиләр һәм әниләр генә түгел, бәлки нәнәйләр дә актив катнашты. Күңелле музыка астында зарядка ясау һәркемгә тагын да көч-куәт өстәде.

Авыл биләмәсе башлыгы Ремик Галиев программага сайлап алу шартлары белән таныштырды, башлап йөрүчеләр төркемен һәм гражданнарны актив булырга, язын агач һәм куаклыклар утырту буенча өмәләрдә бердәм катнашырга чакырды.

Читайте нас: