Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 ноябрь 2019, 13:05

Җылы аралашу

Җылы аралашуТылсымлы һәм гаҗәеп көй-моң дөньясының шатлык һәм илһам чыганагы булуы беркемгә дә сер түгел. Нәкъ алар тормышыбызга чагу төсләр өсти, хисләнергә мәҗбүр итә. Сәнгатьнең бу төре белән очрашу кешене сафландыра, күңелен нечкәртә.

Җылы аралашу

Тылсымлы һәм гаҗәеп көй-моң дөньясының шатлык һәм илһам чыганагы булуы беркемгә дә сер түгел. Нәкъ алар тормышыбызга чагу төсләр өсти, хисләнергә мәҗбүр итә. Сәнгатьнең бу төре белән очрашу кешене сафландыра, күңелен нечкәртә.

Һәвәскәр артистлар чарага зур җаваплылык белән әзерләнде. Йөрәк җылысы белән сугарылган чыгышлар өлкән яшьтәге райондашларыбызны дулкынландырды. Алар ихластан кушылып җырлады, учларын кызганмый алкышлады.

Кичәдә туган як, мәхәббәт турында лирик һәм дәртле көйләр яңгырады. Нелли Никитенко, Ольга Михайлова, Александра Зесенко, Фәния Хәйретдинова, Владимир Старцев, Рөстәм Якупов өлкәннәр яраткан сугыш чоры җырларын да ишеттерделәр. Башкаручылар виртуоз баянчы Айдар Басыйровка кушылып җырлады.

– Интернат-йортта яшәүчеләрнең һәрберсе мондый җылы аралашуга мохтаҗ. Ул өлкәннәргә үзләрен кирәк итеп тоярга һәм ялгызлыкны онытып торырга ярдәм итә. Әби-бабайларыбыз онытылмасын иде. Бүгенге чыгышыбыз бер кичкә генә булса да аларның кәефен күтәреп, шатлыклы минутлар бүләк итсә, без бик шат булыр идек. Әлеге йортта яшәгән һәркемнең күзләренең тик куанычтан балкып торуын телибез. Әби-бабайлар концерт барышына безгә кушылып җырлады, ихлас кабул итте. Кичә онытылмас вакыйгага әверелде, – диде чарадан соң Гөлназ Ханнанова.

Күңел җылысына мохтаҗ булганнарга хәстәрлек күрсәтү – җәмгыятебез тормышының аерылгысыз бер өлеше. Ул картларда яшәргә өмет уята. Өлкәннәрнең көләч йөзләрен күрү, кабат очрашуга килү үтенечен ишетү чараны оештыручы артистлар өчен иң зур бүләк булды.

Айгөл ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Читайте нас: