Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 ноябрь 2019, 16:20

Программада катнашырга булдылар

Җирле үзидарәПрограммада катнашырга булдыларИске Тукмаклы авыл биләмәсенең Казарма авылында гражданнар җыены үтте. Анда җирле башлангычларны яклау республика программасында катнашу мәсьәләсен тикшерделәр.

Җирле үзидарә

Программада катнашырга булдылар

Чыгыш ясаучылар юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, интернетның акрын булуы турында һәм үзләрен борчыган башка мәсьәләләрне күтәрделәр. Беренче чиратта мобиль янгын сүндерү комплексы кирәк дигән фикергә килделәр һәм бертавыштан республика программасында катнашырга карар иттеләр.

Авыл биләмәсе башлыгы Ралиф Исмәгыйлев конкурста катнашуга сайлап алу тәртибе белән таныштырды. Җыелышта катнашучылар ачык тавыш бирү юлы белән башлап йөрүчеләр төркемен сайлады.

Читайте нас: